+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Тимер юлда фаҗига...

Республикада 14 яшьлек кыз һәлак булган.

Тимер юлда фаҗига...
Тимер юлда фаҗига...

Башкортстанда 24 июнь кичендә 112 системасына тимер юлда үлем очрагы турында хәбәр килгән. “Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, Яңавыл районында кыз тукталыш янында йөк поезды астына эләккән. Состав Әгерҗе-Дружинино маршруты буенча хәрәкәт иткән булган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, һәлакәттән соң 14 яшьлек кызга урындагы фельдшер ярдәм итәргә тырышкан, тик, кызганычка каршы, алган җәрәхәтләре бик авыр булган. Ашыгыч ярдәм килгәнче фельдшер аның үлемен теркәгән.

 

Фото:kubantv.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: