+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Кармак җебе эләгеп калган...

Меселька елгасында булган фаҗигале хәлнең нечкәлекләре билгеле.

Кармак җебе эләгеп калган...
Кармак җебе эләгеп калган...

Стәрлетамак районындагы Меселька елгасында 5 яшьлек кызның батып үлүе турында хәбәр иткән идек инде. “Башинформ” агентлыгы үз чыганагына сылтама белән фаҗигале хәлнең нечкәлекләрен хәбәр итте.

Кыз 7 яшьлек абыйсы белән Талалаевка авылында дәү әнисендә кунакта булганнар. Көндез 14:00 сәгатьләр тирәсендә балалар кармак алып, 700 метр ераклыкта урнашкан елгага балыкка китә. Дәү әниләре бу хакта белми кала.

Кармак җебе суда нәрсәгәдер эләгеп кала. Кыз аны алырга керә һәм, кызганычка каршы, кире чыга алмый, батып үлә...

Абыйсы дәү әнисенә ярдәм сорап йөгерә. Пенсионер хатын оныгының гәүдәсен елга төбеннән чыгара. Вакыйга урынына килгән табибларга баланың үлемен билгеләргә генә кала...

Әлеге очрак буенча тикшерү бара. Фаҗиганең барлык сәбәпләре һәм шартлары билгеләнә.

 

Фото:dailynews.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: