+19 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Өй базына елан кергән...

Салават районында шаккатмалы хәл булган.

Өй базына елан кергән...
Өй базына елан кергән...

Кичә коткару хезмәтенә Салават районының Мөрсәлим авылында яшәүче бер ир шалтыраткан. Аның өй базына елан кергән. Бу хакта телеграм-канал сәхифәсендә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров хәбәр итте.  

Чакыруга республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары килгән. Еланны тотып, якындагы урман полосасына чыгарганнар. Бәхеткә, бу хәл нәтиҗәсендә берәү дә зыян күрмәгән.

“Еланга тап булганда, тынычлык сакларга, кискен хәрәкәтләр ясамаска, куркытмаска һәм тотарга тырышмаска, таяк яки кул белән тимәскә кирәк. “112” номеры буенча шалтыратсагыз, сезгә ярдәмгә коткаручылар киләчәк. Алар еланны урманга кире җибәрәчәк”, - дип киңәш итә ведомство җитәкчесе.

 

Фото:  Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: