+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Балаларны бу бәладән ничек саклап калырга?

Республика авылларының берсендә 13 яшьлек малай белән фаҗигале хәл булган.

Балаларны бу бәладән ничек саклап калырга?
Балаларны бу бәладән ничек саклап калырга?

26 июнь кичендә Нагаево авылында яшәүче бер гаиләдә фаҗига булган. “Башинформ” агентлыгына үз чыганагыннан мәгълүм булганча, 13 яшьлек малайның кинәт хәле начарланган. Вакыйга урынына килгән табиблар баланың үлемен билгеләгән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, малайның гәүдәсе янында зажигалка заправкасы өчен баллон табылган. Үсмернең үлеменең төгәл сәбәбен судмедэкспертиза билгеләячәк. Хәзер хокук сакчылары бу хәлнең барлык шартларын да билгели.

Мондый хәл узган атнада башкаланың “Мега” сәүдә үзәгендә булган иде. Биредә балалар йортында тәрбияләнүче 14 яшьлек малайның гомере өзелде.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: