+25 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Көн дә балалар югала башлады...

Башкортстанда 12 һәм 13 яшьлек кызларны эзлиләр.

Көн дә балалар югала башлады...
Көн дә балалар югала башлады...

Башкортстанда 12 яшьлек Аэлита Галиәхмәтова хәбәрсез югалган. Кичә “БаРС (БашРегионСпас) " ДПСО төркемендә үсмернең югалуы һәм бала эзләү өчен волонтерлар җыю турында мәгълүмат пәйда булган иде.

Иглин районы Кудеевка авылында яшәүче Айлита Галиәхмәтова өеннән чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган.

Югалган баланың билгеләре: буе 150 сантиметр, уртача гәүдәле, озын кара чәчле, күзләре соры-зәңгәр төстә.

Өстендә ак футболка, кара джинсы, аягында ак-соры кроссовкалар була.

Кичә Уфада яшәүче 13 яшьлек Рената Мөхәррәмова югалуы турында да хәбәр таралды. Аны да волонтерлар эзли.

Кызның билгеләре: буе 155-160 сантиметр, уртача гәүдәле, коңгырт чәчле, күзләре соры-яшел төстә.

Кыз кара футболкада, кара чалбарда, ак кроссовкаларда була.

Үсмерләр турында нинди дә булса мәгълүмат белүчеләргә 8(937)3-102-112 яки 112 номеры буенча хәбәр итүләрен сорыйлар.

 

 

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: