+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Оныгын коткарырга теләгән...

Картәнисе мошенникларга 5 миллион сум акча күчергән.

Оныгын коткарырга теләгән...
Оныгын коткарырга теләгән...

Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә яшәүче 71 яшьлек картәни полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул аларга мошенниклар корбаны булуы турында сөйләгән. Бу хактаТатарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

Пенсионер сөйләве буенча, кичне аңа оныгы шалтыраткан. Кыз җитди юл-транспорт һәлакәтенә юлыгуын, зыян күрүчеләр барлыгын, үзенең гаепле икәнлеген сөйләгән һәм картәнисеннән ярдәм сораган.

Аннары трубканы бер ир алган һәм үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштырган. Ул күрсәтелгән исәпкә билгеле бер сумма күчергән очракта, җинаять җаваплылыгыннан котылырга мөмкин булуын әйткән. Аннары телефоннан тагын бер ир-егет сөйли башлаган, анысы үзен табиб дип белдергән. Ул оныгының юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргәнлеген һәм аңа катлаулы һәм кыйммәтле операция кирәклеге турында сөйләгән.

Оныгы өчен куркып, пенсионер әбекәй күрсәтелгән реквизитларга – 4,6 миллионнан күбрәк акча күчергән.

Акча җибәргәч, ул оныгы белән элемтәгә керергә тырышса да, телефонны алучы булмаган. Икенче көнне картәни кызның әтисенә шалтыратып, бернинди юл-транспорт һәлакәте булмавы турында белгән. Шуннан соң пенсионер әбекәй полициягә мөрәҗәгать иткән.

«Мошенниклык» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

 

 

Фото: dela.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: