-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Мәчеттәге сәдака савытын урлаган

Үсмернең тәртипсез гамәлләре моның белән генә бетми әле.

Мәчеттәге сәдака савытын урлаган
Мәчеттәге сәдака савытын урлаган

Татарстанда 17 яшьлек үсмер мәчеттә сәдака сала торган савытны һәм машина урлап качкан. Бу хәл республиканың Питрәч районындагы Шәле авылында булган. Биредәге мәчет имамы шул турыда сөйләде, дип яза "Татар-информ" агентлыгы. 

Имам әйтүенчә, үсмер моңа кадәр берничә тапкыр караклыкта тотылган булган. 24 июньдә ул мәчеттән сәдака акчалары җыелган савытны урлый һәм качып китә. Бер атнадан соң ул мәчеткә кабат килә. Бу юлы ул мәчетнең тәрәзәсен ватып керә һәм акчаларны алып чыгып китә.

“Моннан тыш, ул хезмәт күрсәтү йортына кереп, хезмәт машинасының ачкычын алган һәм автомобильне урлап алып киткән. Хәзер аңа кыйммәтле ремонт кирәк. Үсмерне тотканнар, әмма шунда ук диярлек җибәргәннәр. Биредә яшәүче халык аннан курка, ул балаларга яный, аларның акчаларын ала”, – ди мәчет имамы.

Авыл халкы сөйләвенчә, бу үсмер тулы булмаган гаиләдә үскән. Ул әбисе тәрбиясендә, әнисе Казанда яши. Малай гел тәртипсез гамәлләр кыла, әбисен тыңламый.

Мәчетне талаганчы, ул кибеттә әйбер урлаган вакытта да тотылган булган.

 

Фото: karavantver.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: