+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

14 яшьлек кыз самокатта йөргән булган...

Юлда булган хәлне хокук сакчылары тикшерә.

14 яшьлек кыз самокатта йөргән булган...
14 яшьлек кыз самокатта йөргән булган...

Җәй башлану белән юл-транспорт һәлакәтенә очраучы балалар саны артты. Әле күптән түгел генә Уфада самокатта йөрүче 8 яшьлек кызны машина бәрдерүе турында язган идек.  Салават шәһәрендә дә шундый ук хәл булды,  бала махсус техника алдына кинәт килеп чыккан иде. Чүп ташучы машина самокатка тиеп китә һәм малай асфальтка барып төшә. Ике очракта да юл авариясендә балалар төрле җәрәхәтләр алуы билгеле.

Кичә кич Уфада янә юл-транспорт һәлакәте булды. “Mazda Demio” автомобиле руле артында шофер 14 яшьлек кызны бәрдергән. Бала самокатта җәяүлеләр кичүеннән чыгып барган була. Кыз төрле тән җәрәхәтләре ала.

Башкаланың ЮХХДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, бу очрак буенча административ тикшерү бара.

Җәйге каникуллар вакытында балалар урамга велосипедта, самокатта йөрергә чыга. Аларның үзләрен генә урамга чыгарып җибәрү бик күңелсез тәмамланырга мөмкин. Юл кагыйдәләрен алдан аңлатып, машиналар гөжләп торган урыннарда бик сак булырга кирәклеген кисәтеп куегыз, әти-әниләр.

 

 

Фото: bash.news

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: