+24 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Ике көн коеда утырган...

Дачасына кура җиләге җыярга барган ир бәлагә тарыган.

Ике көн коеда утырган...
Ике көн коеда утырган...

Уфаның Октябрьский районында коега егылып төшкән һәм анда ике көн утырган 56 яшьлек ирне коткарганнар. Бу хакта башкаланың Гражданнарны яклау идарәсе хәбәр итә.

Бу хәл Жилино авылының Вересков тыкрыгында булган. Шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, ир дачасында кура җиләген җыйганда, дүрт метрлы коега егылып төшкән.

Ашыгыч хезмәт коткаручылары зыян күрүче ир янына төшеп, аны альпинист кирәк-яраклары ярдәмендә өскә күтәргәннәр.

Хәзер ир дәваханәдә ята. Килеп чыккан хәлнең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

 

Фото:Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в