+24 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Ике яшьлек балага маймыл һөҗүм иткән...

Табиблар белдерүенчә, сабыйның хәле авыр.

Ике яшьлек балага маймыл һөҗүм иткән...
Ике яшьлек балага маймыл һөҗүм иткән...

Кичә, 21 июль көнне, Мәскәү өлкәсенең Мытищи шәһәр округына караган Терпигорьево авылында 2 яшьлек балага маймыл һөҗүм иткән. Бу хакта “Известия” басмасы хәбәр итә.

Бу көнне маймыл шәхси зоопарктан качкан. Хайван урамда йөрүче ике яшьлек балага һөҗүм иткән һәм аны тешләгән. Баланы кыргый җанвардан бер хатын коткарып калган. Басма хәбәр итүенчә, зыян күргән бала әлеге вакытта реанимациядә, ул авыр хәлдә. Табиблар кызның кулларында һәм аякларында ачык яралар билгеләгән.

Кайбер мәгълүматлар буенча, сабыйга һөҗүм булган йорт күптән түгел вафат булган Русия космонавты Валерий Рюминныкы. Аларга ике яшьлек кызлары белән таныш гаилә кунакка килгән була.

Тикшерүчеләр ваемсызлык очрагы буенча җинаять эше кузгаткан. Ведомствода белдерүләренчә, вазыйфалы затлар авылда яшәүче хатын оештырган шәхси зоопаркта кыргый хайваннарны тоту шартларын контрольдә тотмаган. Тикшерү бара.

 

Фото:tnv.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в