+21 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Бала ни өчен уяну белән кулына гаджет ала?

Белгеч моның төп сәбәбен әйтте.

Бала ни өчен уяну белән кулына гаджет ала?
Бала ни өчен уяну белән кулына гаджет ала?

“Актион Мәгариф” психолог-эксперты Александра Фокина “Lenta.ru” басмасына әңгәмәсендә балаларның ни өчен телефонда “утыруын” аңлаткан.

"Гаджетлар еш кына кичерешләр, тәэссоратлар җитмәгән балаларга кирәк”, - дип билгели психолог.

Фокина ассызыклавынча, еш кына балаларның гаджетларга бәйлелеге ата-аналарның үз баласына вакыты җитмәүдән дә килеп чыга.  “Уйлап карагыз әле, бәлки, сез үзегез кәефегез яисә бала белән шөгыльләнергә теләгегез булмаганда, гаджетта мультфильм кабызып куясыздыр?!” — ди психолог.

Балаларда телефон бәйлелеге килеп чыкмасын өчен белгеч ата-аналарга беренче чиратта үз-үзләренә игътибар итәргә, балаларны гаджетлар һәм мультфильмнар белән җәлеп итәргә тырышуның төп сәбәбен үзләреннән эзләргә кирәклеген ассызыклады.

Александра Фокина белдерүенчә, балада чын тормыш күренешләренә кызыксыну уятырга, аның белән бергә сөенергә, мактарга кирәк.

Әйтик, уенчыклар белән уйнап утырган сабыйга: “Синең монда бер армия булып киткән бит!” – дип, кызыксынуыгызны белдерегез, хуплау сүзләре әйтегез.  Ул акрынлап телефондагы уеннарга караганда, тормыш үзе күпкә кызыклырак икәнлегенә төшенәчәк.

Фото: pravmir.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в