+21 °С
Болытлы
Кичә Татарстанда 6 яшьлек бала белән көтелмәгән хәл булган, сабыйның аягы велосипедка кысылган. Казанның Ершов урамында яшәүче гаилә ашыгыч хезмәтнең 112 номерына ярдәм сорап хәбәр иткән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы яза.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, чакыру буенча 2нче эзләү-коткару отряды килә. Коткаручылар баланың аягы велосипедның педале һәм рамы арасында кысылып калуын ачыклый. Кызның әти-әнисе үзләре генә аның аягын тартып чыгара алмаган.
Коткаручылар баланың аягын азат иткән һәм аның әти-әнисе белән хәвефсезлек буенча әңгәмә үткәргән.
Фото: Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.