+24 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

10 яшьлек бала янгында һәлак булган...

Бүген республика авылларының берсендә коточкыч фаҗига булган.

10 яшьлек бала янгында һәлак булган...
10 яшьлек бала янгында һәлак булган...

Бүген Бөржән районында янгын сүндергәндә 37 яшьлек хатынның һәм 10 яшьлек баланың гәүдәләре табылган, дип хәбәр иттеләр Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча Баш идарәсендә.

Ведомствода белдерүләренчә, Бөрҗән районының Байназар авылында Салават Юлаев урамындагы торак йортта янгын турында хәбәр иртәнге 6.50 сәгатьтә килгән.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә, шәхси йортта һәм ишегалды корылмаларын ут ялмап алган була.

“Кызганычка каршы, сүндерү барышында 1985 елда туган хатын-кыз һәм 2012 елда туган бала табылган, - дип хәбәр иттеләр ведомствода. - 208 квадрат метр мәйданда барган ачык янгын 08.05 сәгатьтә тулысынча сүндерелде.  Янгын сүндерүгә МЧСтан сигез кеше һәм өч берәмлек техника җәлеп ителде".

Янгынның сәбәпләре ачыклана. Урында тикшерү-оператив төркем, экспертлар һәм дознавательләр эшли.

 

Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча Баш идарәсе

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в