+24 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Уфада янә бер бала тәрәзәдән егылып төшкән

Бу юлы 8нче каттан...

Уфада янә бер бала тәрәзәдән егылып төшкән
Уфада янә бер бала тәрәзәдән егылып төшкән

Уфада кичә кичне 8нче кат тәрәзәсеннән егылып,  яшь ярымлык бала һәлак булган.

Красин урамындагы 19нчы торак йортның 8нче катында урнашкан фатир тәрәзәсеннән бала егылды дигән мәгълүмат бердәм диспетчерлык хезмәтенә килә. Урынга ашыгыч хезмәтләр җибәрелә.

"Кызганычка каршы, килгән ашыгыч ярдәм бригадасы яшь ярымлык малайның үлемен раслады”, — дип хәбәр итәләр шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсендә.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, бала өйдә әнисе һәм әбисе белән булган.

Башкортстанның Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, яшь ярымлык малайның үлеме очрагы буенчатикшерү үткәрелә.

Өйдә кечкенә балалары булган кешеләргә аеруча уяу булырга кирәк. Әти-әниләр, балаларны караучысыз калдырмагыз, бигрәк тә тәрәзәләр ачылган бүлмәләрдә! Фаҗига өчен берничә секунд вакыт җитә! Әгәр өйдә кечкенә балалар бар икән, тәрәзәләргә махсус фиксатор урнаштырыгыз яки бала ача алмасын өчен тоткаларын алып куегыз. Москит челтәрле тәрәзәләр дә ышанычлы түгел. Саклану чараларын алдан күрергә кирәк.

Фото:og47.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас в