+24 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Автобуста ике бала да булган...

Бүген иртән Благовар районында пассажир автобусы авариягә очраган. Һәлак булучылар бар...

Автобуста ике бала да булган...
Автобуста ике бала да булган...

Бүген, 25 июльдә, М5 трассасында, Благовар районының Кашкалаша авылы янында коточкыч авария булган. Сәгать 11ләр тирәсендә “Ford Transit” микроавтобусы “КамАЗ” йөк машинасына барып бәрелгән.

Микроавтобус салонында егермегә якын пассажир булган. Алар Языководан Уфага китеп барганнар.

Оператив мәгълүматларга караганда, юл-транспорт һәлакәтендә 6 кеше үлгән. 13 кеше зыян күргән, аларны Чишмә һәм Благовар дәваханәләренә илткәннәр. Дүрт кеше бик авыр хәлдә, дүртесе - уртача авыр хәлдә. Хәлләре тотрыклангач, аларны Уфага илтәчәкләр.

Зыян күрүчеләр арасында ике бала да бар. Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә Благовар районы хакимияте башлыгы Марат Йосыпов хәбәр иткәнчә, 15 яшьлек кызның умрау сөяге сынган, ул баш мие җәрәхәте алган. 6 яшьлек малайда имгәнүләр юк, тик аны тулысынча тикшерү өчен дәваханәгә җибәргәннәр.

Фаҗига урынына 10 ашыгыч ярдәм бригадасы, шул исәптән санавиация вертолеты килгән.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин авариядә зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтүне координацияләү өчен Чишмә һәм Языково үзәк район дәваханәләренә килгән.

 

Фото:bashinform.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в