+3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Биш бала суга батып үлә язган...

Күп очракта фаҗигале хәлләр әти-әниләрнең ваемсызлыгы аркасында килеп чыга.

Биш бала суга батып үлә язган...
Биш бала суга батып үлә язган...

Узган ял көннәрендә Уфа сулыкларында 13 кешенең гомерен саклап калганнар, аларның бишесе — балалар, дип хәбәр иттеләр Шәһәрнең Гражданнарны саклау идарәсендә.

Коткаручылар “Теплое” күлендәге “Райский берег” пляжында дүрт кешене, шул исәптән бер баланы вакытында судан чыгарган. Шулай ук дүрт кешене “Сипайловские сочи” пляжында коткарганнар, аларның өчесе — балалар.

Тагын ике кешегә “Карьерное” пляжында коткаручылар ярдәме кирәк булган. Аларның берсе – бала.

"Өч ирне Караидел елгасындагы су коену өчен җайлаштырылмаган урында суднодан алганнар. Алар елганы йөзеп чыгарга теләгән”, — дип ачыклык керттеләр Гражданнар яклау идарәсендә.

Кичә Кырмыскалы районында дүрт яшьлек малай суга бата язган. Гадәттән тыш хәл “Фазенда” шәһәр чите клубында булган.

"Су коенган вакытта бала кабартылган түгәрәктән егылып төшкән. Бәхеткә, моны профилактик рейд үткәрүче коткаручылар күреп алган. Алар малайны судан тартып чыгарырга өлгергән", — дип белдерделәр Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында.

 

Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в