+21 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Ике баланы тәрәзәдән чыгарып өлгергән...

Бөрҗән районында булган вакыйганың нечкәлекләре билгеле.

Ике баланы тәрәзәдән чыгарып өлгергән...
Ике баланы тәрәзәдән чыгарып өлгергән...

Бөрҗән районының Байназар авылында булган коточкыч фаҗига турында язып чыккан идек инде. “Башинформ” агентлыгы янгынның нечкәлекләре турында хәбәр итте.

Якынча мәгълүматларга караганда, ут урам миченнән ишегалды корылмаларына күчкән, шуннан соң йорт үзе янган.

"Йортта янгын сүндерү барышында 1985 елда туган хатын һәм 2011 елда туган кызының гәүдәләре табылды. Янгында шулай ук 2008 елда туган малай һәм 2020 елгы кыз зыян күргән. Аларны әниләре үз әтисенә тәрәзә аша биреп өлгергән. Хәзер алар дәваханәдә. Малай авыр хәлдә", – дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә.

Агентлык хәбәр итүенчә, хатын ике баласы белән Уфадан өлкән яшьтәге әтисе янына кунакка кайткан. Гаилә имин булган.

Ул иртәдә өлкән яшьтәге ир урам мичен ягып, көтү көтәргә киткән. 37 яшьлек хатын 2 һәм 11 яшьлек ике кызы белән өйдә йоклаган. Өйдә шулай ук өлкән яшьтәге ирнең 14 яшьлек улы да булган. Төтен исен сизеп, хатын уянган һәм баларның икесен тәрәзәдән чыгарып өлгергән. Кызганычка каршы, үзе һәм 11 яшьлек кызы чыга алмаганнар...  

2 яшьлек кызны Уфаның Пешү үзәгенә санавиация белән китергәннәр. 14 яшьлек малай 90 процент тән пешү алган. Ул район дәваханәсендә, күчереп йөртер хәлдә түгел. Баланың хәле бик авыр, дип билгели табиблар.

“Саксызлык аркасында ике һәм аннан да күбрәк кешегә үлем китерү" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара.

 

Фото: Башкортстан буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в