+24 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Әтисе дуслары белән утырган...

Мәләвез районында 4 яшьлек малай белән фаҗига булган.

Әтисе дуслары белән утырган...
Әтисе дуслары белән утырган...

Кичә, 25 июльдә, Мәләвез районының Иштуган авылында фаҗига булган. Карьерада 4 яшьлек малай суга батып үлгән.

Бу хакта Телеграм-каналдагы үз сәхифәсендә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Фәрит Гомәров хәбәр итте.

Әлеге урын су керү өчен җиһазландырылмаган, тыелган билгеләр урнаштырылган. Бала яр буенда уйнап йөргәндә, әти кешенең дуслары белән спиртлы эчемлек кулланып утыруы билгеле.

Тыелган урыннарда, бигрәк тә исерек хәлдә су коену, балаларны караучысыз калдыру – елгаларда һәм күлләрдә фаҗигаләрнең төп сәбәбе булып тора, дип искәртә коткаручылар.

Фаҗигале очрак буенча оператив-тикшерү чаралары үткәрелә.

 

Фото:vedtver.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в