+24 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Сабыен ашатырга уйлаган...

Уфа урамында коточкыч авариядә 6 яшьлек бала һәм аның әнисе һәлак булды.

Сабыен ашатырга уйлаган...
Сабыен ашатырга уйлаган...

Кичә, 27 июльдә, Уфа халкын коточкыч авария тетрәндерде. Nissan Juke машинасы руле артында утырган 28 яшьлек  хатын ике җәяүлене бәрдергән. 38 яшьлек хатын һәм аның 6 яшьлек баласы фаҗига урынында һәлак булган.

Юл-транспорт һәлакәте башкаланың Киров районындагы Софья Перовская һәм Аврора урамнары киселешендә 13.30 сәгатьләр тирәсендә булган. Төбәк Прокуратурасы әлеге коточкыч очракның барлык шартларын тикшерүне контрольгә алган. Водитель хатын сүзләренә караганда, ул сабыен ашатырга дип, игътибарын юлдан читкә юнәлткән, ә бәрдергәннән соң, педальләрне бутап, газга баскан.

"Башлангыч мәгълүматларга караганда, хатын сулга борылганда светофорның яшел сигналына чыгып баручы ике җәяүлене бәрдергән. Һәлак булучылар юлны җәяүлеләр кичү буйлап чыгып барган", - дип белдерделәр төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Вакыйга урынына Башкортстан Эчке эшләр министры Роман Деев килгән, ул юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен һәм нечкәлекләрен билгеләү буенча ведомство бүлекчәләре эшен шәхсән координацияли. Тикшерү бара.

Юлларда игътибарлы һәм сак булыгыз, әти-әниләр...

 

Фото: төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в