+24 °С
Болытлы
Кичә, 28 июльдә, Уфада ике яшьлек балага ярдәмгә коткаручылар килгән. Сабыйның кулы стена белән җылыткыч радиатор арасына кысылган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Коткаручылар саклык белән генә баланың кысылган кулын азат иткән. Җәрәхәтләр булмавына инанып, малайны әнисенә тапшырганнар.
“Әти-әниләр, балаларны караучысыз калдырмагыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз”, - дип мөрәҗәгать итә ведомство белгечләре.
Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте