+24 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Балалар лагеренда көтелмәгән хәл...

Бәхетсезлек очрагы “Юлдаш” лагеренда булган.

Балалар лагеренда көтелмәгән хәл...
Балалар лагеренда көтелмәгән хәл...

Башкортстанның балалар лагеренда 15 яшьлек үсмер авыр җәрәхәт алган һәм дәваханәгә озатылган. Бәхетсезлек очрагы Сибай шәһәреннән ерак түгел урнашкан “Юлдаш” лагеренда булган.

Тикшерү барышында ачыкланганча, 31 июльдә лагерьда ял итүче балигъ булмаган өч бала спорт мәйданчыгында металл конструкцияләрдә шөгыльләнгән.

«Үсмерләрнең өчесе дә металл конструкциягә менгәч, ул балалар өстенә авып төшә. Нәтиҗәдә, 15 яшьлек үсмернең баш мие җәрәхәтләнә һәм ул дәваханәгә озатыла", — дип хәбәр итәләр Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә.

Бу очрак буенча РФ Җинаять кодексының 238нче маддәсенең 2нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган.Тикшерүнең барышы һәм нәтиҗәләре Республика Тикшерү идарәсе җитәкчелеге контролендә тора.

 

Фото:прокуратура РБ

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас в