+21 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Баланы Уфага санавиация белән озатканнар...

Лагерьда зыян күргән үсмер комада.

Баланы Уфага санавиация белән озатканнар...
Баланы Уфага санавиация белән озатканнар...

Сибай балалар лагеренда зыян күргән 15 яшьлек үсмерне Уфага санавиация белән озатканнар. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә. Билгеле булуынча, баланы Республика балалар клиник дәваханәсенә кичә кичне кома хәлендә эвакуацияләгәннәр.

Башкортстанның балалар лагеренда 15 яшьлек үсмер авыр җәрәхәт алуы һәм дәваханәгә урнаштырылуы турында язган идек. Бәхетсезлек очрагы 31 июльдә Сибай шәһәреннән ерак түгел урнашкан “Юлдаш” лагеренда булган. Анда ял итүче өч малай металл конструкциягә менгәч, металл конструкция ава һәм үсмер өстенә төшә.

Табиблар малайда ачык баш мие җәрәхәте ачыклый. Бала —комада, аңа клиник киңәшләр буенча бөтен кирәкле медицина ярдәмен күрсәтәләр.

Әлеге очрак буенча төбәк Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан.

 

 

Фото: bashinform.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас в