+24 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Трактор тәрәзәсеннән егылып төшкән...

Дәү әтисе белән печәнгә барган дүрт яшьлек малай фаҗигале һәлак булган.

Трактор тәрәзәсеннән егылып төшкән...
Трактор тәрәзәсеннән егылып төшкән...

Хокук саклау органнары Удмуртиядә дүрт яшьлек малайның үлем очрагы буенча тикшерү үткәрә. Бала трактор тәрәзәсеннән егылып төшкән. Бу хакта “Известия” басмасы хәбәр итә.

Бу хәл 2 августта көндез Киясовск районында булган. Прокуратура мәгълүматларына караганда, малай авылда, дәү әтисе белән дәү әнисе янында кунакта булган. Фермер дәү әтисе печән хәзерләргә барганда, оныгын да үзе белән басуга алып барган. Бала тракторның ачык тәрәзәсеннән егылып төшкән һәм һәлак булган.

Хокук саклау органнары балалар белән фаҗигале хәлләрне кисәтү буенча профилактика системасы субъектлары эшчәнлегенә бәя бирәчәк, шулай ук бәхетсезлек очрагының барлык шартларын билгеләячәк.

Кече яшьтәге балаларны техникага утыртканда, барлык юл-транспорт кагыйдәләрен истә тотыгыз, уяу булыгыз. 

 

Фото:liter.kz

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в