+21 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Балаларны базга ябып куйган...

Мондый рәхимсезлеккә дәү әниләре барыр дип кем уйлаган?!

Балаларны базга ябып куйган...
Балаларны базга ябып куйган...

Зианчура районында яшәүче дәү әни оныкларына карата рәхимсез гамәлләре өчен суд каршына басачак. Хатын үз гаебен таныган, дип хәбәр итә Башкортстан прокуратурасы.

8 һәм 10 яшьлек ике оныгына опекун булган хатын агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында балаларны кыйнап тоткан. Ул спиртлы эчемлекләр кулланган, оныкларын берничә тапкыр өй базына ябып куйган, аларны тәрбияләү белән шөгыльләнмәгән, антисанитар шартларда яшәткән, авыр эш башкарырга мәҗбүр иткән һәм ризыкта чикләгән.

Хәзер малайлар гаиләдән алынган һәм махсус балалар йортына урнаштырылган. Җинаять эше Зианчура районы буенча мировой судьяга җибәрелгән.

 

Фото: depositphotos.com

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в