+21 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Башта – кызын, аннан үзе...

Уфада бүген, 4 август иртәсендә, коточкыч хәл булган.

Башта – кызын, аннан үзе...
Башта – кызын, аннан үзе...

Бу хакта Башкортстан буенча Тикшерү комитетына сылтама белән  “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Башкаладагы күпкатлы йорт тәрәзәләре астында 50 яшьлек хатынның гәүдәсе табылган. Соңрак хокук саклау органнары хезмәткәрләре аның 16 яшьлек кызының җансыз гәүдәсен шул ук йортның 24нче каттагы фатирында тапкан. Үсмердә пычак белән яралау эзләре бар.

Алдан алынган мәгълүматлар буенча, хатын башта кызының гомерен өзгән, аннары үзенә кул салган.

Фаҗигале очрак буенча тикшерү бара.

 

Фото: Тикшерү комитетының матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в