+29 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
5 август 2022, 11:00

Йөрәк даруы ашаганнар...

Сабыйлар табиблар кулында.

Йөрәк даруы ашаганнар...
Йөрәк даруы ашаганнар...

Саратовта ике бала дару ашап агуланган. Аларны ашыгыч рәвештә дәваханәгә китергәннәр, дип хәбәр итә “Взгляд-информ” мәгълүмат агентлыгы.

Табиблар мәгълүматларына караганда, ике яшьлек кыз һәм дүрт яшьлек малай өйдә йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалый торган препаратны тапканнар һәм, өлкәннәр күрмәгәндә, дару төймәләрен йотарга өлгергәннәр.

Ашыгыч ярдәм табиблары агулану билгеләре булган ике баланы дәваханәгә китергән. Аларның хәле уртача авырлыкта, дип бәяли медиклар.

Кечкенә балалар тәрбияләүче әти-әниләр даруларны сабыйлар кулы җитмәслек урынга алып куйсыннар, игътибарлы булсыннар иде.

 

Фото:svidetel24.info

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в