+24 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Автобуста балалар булган...

Республика районнарының берсендә балалар утырткан автобус йөртүченең айнык  булмавы ачыкланган.

Автобуста балалар булган...
Автобуста балалар булган...

Башкортстанның Зилаер районында исерек килеш пассажир автобусын йөртүчене тотканнар. Ул өч өлкән яшьтәге кешене һәм ике баланы утырткан булган. Бу хакта Башкортстан ЮХХДИ начальнигы Владимир Севастьянов белдерде.

Полиция мәгълүматларына караганда, автобус шоферы Магнитогорск-Ира трассасының 166 нчы чакрымында “Автобус”операциясе барышында туктатылган. Тикшерү вакытында тест 59 яшьлек ирнең организмында 0,262 миллиграмм алкоголь микъдарын күрсәткән.

"Автобусның Баймак-Алгазы маршруты буенча баруы билгеле. Машина йөртүчегә карата административ материал төзелде. Транспорт штрафстоянкага урнаштырылды. Бу очрак буенча тикшерү үткәрелә", — дип язган социаль челтәрләрдә Владимир Севастьянов.

 

Фото: ТГ-канал Владимира Севастьянова

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас в