+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
11 август 2022, 14:35

12 яшьлек кыз кулына... пычак алган

Аның 39 яшьлек әнисенең һәм дүрт яшьлек сеңлесенең гомере өчен табиблар көрәшә.

12 яшьлек кыз кулына... пычак алган
12 яшьлек кыз кулына... пычак алган

Самара шәһәрендә 12 яшьлек кыз әнисенә һәм сеңлесенә пычак белән һөҗүм иткән. Бу хакта Русия Тикшерү комитетының Самара өлкәсе буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, кичә, 10 август иртәсендә, медицина учреждениесенә 1982 елда туган хатын һәм аның дүрт яшьлек кызы авыр хәлдә китерелгән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, якыннарын 12 яшьлек кыз яраланган. Аны полиция бүлегенә китергәннәр. Үсмер белән психологлар эшли, дип белдерәләр ведомствода.

Кызны якыннарына пычак белән ташланырга нәрсә этәргәндер, монысы әлегә ачыклана. Хәзерге вакытта 39 яшьлек хатынның һәм дүрт яшьлек баланың гомере өчен табиблар көрәшә.

“Зыян күрүчеләр госпитализацияләнде, алар медицина хезмәткәрләре күзәтүендә, пациентларга кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә. Хәлләре авыр һәм уртача авырлыкта”, — диелә Самара өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Билгеле булуынча, әниләре кызларны үзе генә тәрбияләгән, гаилә узган елда таркалган. Үсмер кыз үзе теләп әнисе белән яшәргә калган була.

Ике затны, шул исәптән кечкенә баланы үтерергә омтылу факты буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара.

 

Фото: Русия Тикшерү комитетының Самара өлкәсе буенча идарәсе матбугат хезмәте

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: