+25 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
11 август 2022, 10:00

Декоратив куак җимеше ашап агуланган...

Бер яшьлек баланы ашыгыч рәвештә дәваханәгә алып киткәннәр.

Декоратив куак җимеше ашап агуланган...
Декоратив куак җимеше ашап агуланган...

Ырынбур өлкәсендә бер яшьлек бала декоратив куак җимеше ашап агуланган. Полиция әлеге очрак буенча тикшерү үткәрә, дип хәбәр итә “Известия” басмасы. Сабыйны ашыгыч рәвештә дәваханәгә китергәннәр.

Бу хәл Абдулино шәһәрендә шәхси торак йорт территориясендә булган. Әнисе сүзләренә караганда, малай бакчада үзе генә, караучысыз калган. Ул декоратив куактагы җимешләрне өзеп ашаган.

Пациентка кирәкле медицина ярдәме күрсәтелде, хәзер аның гомеренә һәм сәламәтлегенә берни дә янамый, дип белдерә табиблар.

Еш кына матурлык өчен тәгаенләнгән куакларның җимешләре ашарга яраксыз була. Аларны бакчагызга утыртканда сак, игътибарлы булыгыз.

 

Фото:orenburg.media

 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: