+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
12 август 2022, 10:40

Биш бала урамда калган...

Башкортстанда күпбалалы гаилә яшәгән йорт янган.

Биш бала урамда калган...
Биш бала урамда калган...

Белорет районының Исмәкәй авылында биш балалы гаилә яшәгән шәхси йорт янган. Бу хакта Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында хәбәр итәләр.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, урынга Югары Әүҗәннән янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре тиз килеп җиткән. Янгын сүндергән вакытта ачыклануынча, ут берьюлы ике бүрәнә корылмага капкан.

Башкортстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, янгында үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк, янгын чыккан вакытта йортта кеше булмаган. Утны күршеләре күреп кала, алар ашыгыч хезмәт һәм янгын сүндерүчеләрне чакырта да инде.

"13.27 сәгатьтә янгын сүндерелде. Янгынның сәбәпләре һәм шартлары ачыклана", — дип белдерәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсендә.

 

Фото:ГК РБ по ЧС

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: