Бу хәлне очраклы шаһит видеога төшергән һәм бу язма социаль челтәрләргә таралды.
Видеодан күренүенчә, баласын теш табибына алып килгән әни кеше регистратура хезмәткәренә кычкыра. Янәсе дә, ул хатынның кесә телефонына кагылган.
"Сиңа аның өчен ничә ел эшләргә туры киләчәген аңлыйсыңмы? Әгәр баламны кабул итмәсәләр, моннан китә алмаячаксың, аңладыңмы? Минем монда кем баласын алып килүемне, безнең әтиебезнең кем булуын беләсеңме? Авызыңны яп та табибны монда чакыр! Минем телефонга тагын бер кагыласың, син аны йотачаксың, аңладыңмы? "- дип яный котырынган хатын.
Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән “Башинформ” хәбәр итүенчә, бу хәл 2 сентябрьдә башкаладагы балалар стоматологиясе поликлиникасында булган. Видеодагы ханым баласын еш кына әлеге медицина учреждениесенә йөртә икән, моңа кадәр бернинди низаг тумаган. Бу юлы хатын 20.20гә якын сәгатьтә ашыгыч рәвештә бала белән стоматологиягә мөрәҗәгать итә.
"Медицина учреждениесендә тәүлек буе эшли торган ярдәм кабинеты бар, беркем дә ярдәм күрсәтүдән баш тартмады. Аның алдыннан ике-өч кеше булган, көтү вакыты – 15-20 минут. Баласын кабул иткәннәр, медицина ярдәме күрсәтелгән. Шуннан соң хатын табибка рәхмәт белдереп, гафу үтенгән. Регистратура хезмәткәренә гафу үтенү сүзләре булмаган", - дип хәбәр иттеләр Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Социаль челтәрләрдә хатынның мондый кыланышы шау-шу уятты. Билгеле булуынча, бу вакыйга булган көнне медицина оешмасы регистраторы полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән.
Фото: социаль челтәрләрдән