+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
10 сентябрь 2022, 12:00

Гөмбә җыярга киткәннәр һәм...

10 яшьлек оныгы белән урманда адашкан 64 яшьлек хатынны өч тәүлектән соң гына тапканнар.

Гөмбә җыярга киткәннәр һәм...
Гөмбә җыярга киткәннәр һәм...

Кемерово өлкәсенең Прокопьевский районында урманда өлкән яшьтәге хатын һәм аның 10 яшьлек оныгы югалган. Бу хакта “Известия” басмасы хәбәр итә.

Төбәк буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәтеннән белдерүләренчә, алар өч көннән соң исән килеш табылган.

Билгеле булуынча, 64 яшьлек дәү әни белән аның 10 яшьлек оныгы Прокопьевский районы урманында югалган, аларга гөмбә җыярга барганнар.

Үзләре белән ашарга да, су да алмаганнар, кесә телефоннары да булмаган. Тайгада адашкан әби белән малай беренче төнне Надежда Васильевнаның курткасына төренеп, чыршы төбендә утырып чыга. Икенче көнне алар кечкенә елга буена барып чыга, сусынны баса. Ә малай урманда чикләвекләр җыя. Икенче төнне дә чыршы төбендә үткәрә алар. Иртән ташландык умарталыкка барып чыгалар. Анда берничә кәнфит, су һәм морс була. Тик алга барырлык хәлләре калмый. Бу вакытта аларны 300дән артык кеше – полицейскийлар, волонтерлар, “Росгвардия” хезмәткәрләре эзли.

Бәхеткә, өч тәүлектән соң, икесе дә хәлсез, әмма исән килеш табыла. Кайтыр юл эзли торгач, әбисе һәм оныгы адашкан урыннан 50 чакрым тайгага кереп китә.

Урманга барганда, телефоннарыгызны алырга онытмагыз, аларның зарядкасы тулы булуны алдан кайгыртыгыз. Кайда баруыгызны, маршрутны туганнарыгыз, якыннарыгыз белеп торсын.

 

Фото:ndn.info

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в