+14 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
12 сентябрь , 10:05

Дүрт яшьлек сабый машинадан чыгып очкан...

Башкортстаннан Төмәнгә кайтып баручы гаилә авариягә очраган.

Дүрт яшьлек сабый машинадан чыгып очкан...
Дүрт яшьлек сабый машинадан чыгып очкан...

11 сентябрь төнендә Еатеринбург-Төмән федераль автомобиль юлының 292нче чакрымында Башкортстаннан Нижневартовскка кайтып баручы “Тойота Королла” автомобиле юл-транспорт һәлакатенә юлыккан. Машина ремонт барган юлда бер өем грунтка килеп бәрелгән һәм әйләнеп капланган. Бәрелүдән автомобильдәге дүрт яшьлек кыз чыгып очкан. Бала авария урынында үлгән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, кыз балалар креслосында булмаган.

“Тойота”да Юграның Нижневартовск районыннан гаилә булган, алар Башкортстаннан өйләренә кайтып барганнар. Юл-транспорт һәлакәтендә 36 яшьлек машина йөртүче һәм аның 8 яшьлек улы җәрәхәтләр алган. Балаларның әнисе имгәнмәгән.

Әлеге очрак буенча тикшерү бара.

Юлларда игътибарлы, сак булыгыз. Балаларны автомобиль креслоларында, хәвефсезлек каешларын эләктергән килеш йөртегез.

 

Фото:Төмән өлкәсе буенча дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в