+3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
14 сентябрь 2022, 10:40

“Атаңа охшасаң да охшарсың икән!”

Баланы мондый сүзләр белән беркайчан да тиргәмәгез. Ни өченме?

“Атаңа охшасаң да охшарсың икән!”
“Атаңа охшасаң да охшарсың икән!”

Әти-әнинең әйткән кайбер сүзләре баланың психикасына зыян китерергә мөмкин. Бу хакта “СМ-Клиника” медицина психологы Любовь Крушинских “Газета.Ru” басмасына әңгәмәсе вакытында сөйләгән.

Аның фикеренчә, “афәрин”, “акыллым”, “син – иң яхшы бала” кебек сүзләр балаларда хата кылудан яисә инде кылынган хатадан курку уятырга мөмкин. Психолог “син булдырасың”, “син моны эшли аласың” кебек сүзләрне кулланырга киңәш итә — ягъни баланы тырышлыгы өчен яки инде башкарылган эшләре өчен мактарга кирәк.

Крушинских белдерүенчә, балаларны туганнары яки яшьтәшләре белән чагыштырырга ярамый. Һич кенә дә “әтиең кебек юньсезсең”, “абыең кебек ялкаусың” кебек сүзләрне әйтергә ярамый. Бала бу сыйфатларны ирексездән үзенә кабул итә һәм шундый була да. Балада уңай сыйфатлар тәрбиялим, дисәгез, казанышларын, уңышларын билгеләргә тырышыгыз.

Шулай ук, психолог фикеренчә, баланың хисләрен тыймагыз — “еларга ярамый”, “ирләр еламый”  кебек сүзләрне әйтергә кирәкми.

Крушинских ассызыклавынча, “колагыңа аю баскан”, “тавык тәпие белән дә болай язмый” кебек сүзләр дә аның үсешенә киртә булуы мөмкин.

Ата-ананың аларны түбәнсетүе, оялтырга тырышу бик начар күренеш. “Без синең өчен күпме акча түгәбез, ә син...”, “Безнең алда аз гына да оялмыйсыңмы?!” кебек сүзләр иң начар йогынты ясый, ди психолог.

 

Фото:medalvian.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в