+8 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
14 сентябрь 2022, 13:25

Кечкенә малай трасса буенда йөгереп йөргән...

Сабый зур юлга өлкәннәрдән башка ничек килеп чыккан?

Кечкенә малай трасса буенда йөгереп йөргән...
Кечкенә малай трасса буенда йөгереп йөргән...

Кичә, 14 сентябрьдә, Уфа районының Михайловка юлында кечкенә малай берүзе йөгереп йөргән. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә.

Шул вакытта, бала янында өлкәннәр булмауга аптырап, машинада яшь пар килеп туктый. Сабый әти-әнисенең кемнәр булуын, кайда яшәүләрен аңлатып бирә алмый. Яшьләр аны фотога төшереп, туганнарын тизрәк табу өчен мессенджерлар һәм социаль челтәрләргә куя. Шулай ук алар полициягә дә мөрәҗәгать иткәннәр.

"Чатлар ярдәмендә әти-әнисен тиз таба алдылар. Баланы без якындагы КППга алып килдек. Анда полиция хезмәткәрләре килде. Хәзер алар бу хәлне ачыклый”, - дип сөйләгән балага битараф калмаган хатын.

Әлеге очракны төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгында да раслаганнар. Малайның әти-әнисе белән балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре профилактик эш алып бара.

 

Фото:bashinform.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в