+10 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
14 сентябрь , 16:05

“Әни, тор инде...”

6 яшьлек сабый әти-әнисен берничә тәүлек буена уятырга азапланган.

“Әни, тор инде...”
“Әни, тор инде...”

Тикшерүчеләр 13 сентябрьдә Мәскәү өлкәсенең Раменское шәһәрендәге бер фатирда ир белән хатынның үле гәүдәләрен тапкан, алар янында алты яшьлек бала да булган. Бу хакта өлкә прокуратурасы һәм Тикшерү комитеты дәүләт идарәсе матбугат хезмәтләрендә хәбәр итәләр. “РИА Новости” чыганагы мәгълүматлары буенча, баланың әти-әнисе наркотиклардан агуланган булуы мөмкин.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, Раменское шәһәренең Десантная урамындагы фатирда табылган ир белән хатынның гәүдәләрендә көчләп үтерелгән тышкы билгеләр юк. "Бу очрак буенча кичекмәстән тикшерү оештырылды һәм фаҗига булган урынга чыктылар", — дип хәбәр итәләр ведомствода.

Фатирда булган алты яшьлек кызны тикшерү өчен дәваханәгә урнаштырганнар. Бала гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янамый.

"Гаилә балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия органнарында исәпкә алынмаган. Үлем сәбәбен ачыклау максатыннан суд-медицина экспертизалары үткәрү билгеләнгән", — дип белдерәләр Тикшерү комитетында.

 

Фото: u-f.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в