+10 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
15 сентябрь , 17:00

19 кеше гөмбә белән агуланган

Кызганычка каршы, алар арасында бер бала да бар.

19 кеше гөмбә белән агуланган
19 кеше гөмбә белән агуланган

Агымдагы елның 8 аенда Башкортстанда гөмбә белән агулануның 17 очрагы теркәлгән, 19 кеше зыян күргән, шул исәптән бер бала да бар. “Роспотребнадзор” матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, барлык очраклар да — кешеләр үзләре барып җыйган һәм өй шартларында әзерләгән билгесез гөмбәләр белән агулану.

Санитар ведомствода ачыклап үткәнчә, гөмбәләрдән агулануның төп сәбәбе — ашый торган һәм агулы гөмбәләрне танымау,  кайбер ашый торган һәм шартлы рәвештә ашап була торган гөмбәләрдән ризыкларны дөрес әзерләмәү.

Гөмбә белән агулануның төп билгеләре аларны ашаганнан соң 1,5-2 сәгатьтән үк килеп чыгарга мөмкин. Баш авырту, күңел болгану, косу, көчле эч авыртуы, тәүлегенә 10-15 тапкыр эч китү барлыкка килә. Температура бераз күтәрелергә яки нормаль булып калырга да мөмкин. Пульс акрыная, аяклар, куллар салкын була. Ашарга яраклы гөмбәләр белән дә агуланырга мөмкин. Озак торган гөмбәләрдә, файдалы матдәләр белән беррәттән, кеше организмына зарарлы йогынты ясаучы продуктлар бар. Шуңа күрә яшь гөмбәләр генә ризыкка кулланырга яраклы. Моннан тыш, агулануның сәбәбе дөрес әзерләнмәгән яки бозылган кипкән һәм консервланган гөмбәләр булырга мөмкин.

 

 

Фото: chto-proishodit.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас в