+14 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
15 сентябрь , 22:05

Әнисе бикләп киткән...

Укучы бала урамга балкон аша чыкмакчы булган.

Әнисе бикләп киткән...
Әнисе бикләп киткән...

Мәскәү өлкәсенең Воскресенск шәһәрендәге күпкатлы йорт яныннан узып баручылар бүген шаккатмалы хәлгә тап булган. Алар дүртенче кат балконыннан аркасына рюкзак таккан баланың асылынып торуын күргән. Малай ярдәм сорап кычкырган. Бу вакыйга бүген, 15 сентябрьдә булган, дип хәбәр итә “Известия” басмасы.

Башкача тотынып торырлык хәле калмагач, ул кулларын ычкындырып, аска очкан. Бәхеткә, узып баручылар карават япмасы ярдәмендә баланы тотып калган.

Вакыйга булган урынга ашыгыч ярдәм бригадасы килгән, укучыны дәваханәгә салганнар. Хәзерге вакытта малайның сәламәтлегенә куркыныч янамый.

Соңыннан ачыклануынча, әнисе малайны ахирәтенең фатирында бикләп киткән. Малайның анда каласы килмәгән, шуңа күрә ул фатирдан балкон аша чыгарга тырышып караган...

 

Фото: bryansktoday.ru

 

 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в