+15 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
17 сентябрь 2022, 15:30

Ике яшьлек сабый йоклаган бүлмә янган...

Фатирда ике балалы гаилә яшәгән булган.

Ике яшьлек сабый йоклаган бүлмә янган...
Ике яшьлек сабый йоклаган бүлмә янган...

Октябрьскида Ленин проспекты урамындагы йортта 17 сентябрьдә иртәнге бишенче яртылар тирәсендә янгын чыккан. Тугыз катлы йортның 6нчы катындагы фатир янган, аны 5.30 сәгатьтә тулысынча сүндергәннәр.

"Йорттан 48 кеше эвакуацияләнде, шул исәптән 14 бала да. Кызганычка каршы, 2009 елда туган малай эвакуация вакытында баскычтан төшкәндә бармакларын пешергән. Үсмерне дәваханәгә озаттылар. Янгын вакытында үлүчеләр юк. Янгын нәтиҗәсендә фатир эче бик нык зыян күргән, 18 квадрат метрдагы мәйданлы бүлмәдәге мөлкәт тулысынча юкка чыккан. 6 һәм 7 каттагы подъезддагы стеналар да караеп, ысланып беткән ", — дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының тикшерүчесе ачыклавынча,  янгын ике яшьлек бала йоклаган бүлмәдә чыккан. Янгын вакытында фатирда барлыгы дүрт кеше — әти-әниләре һәм ике бала булган. Кайбер мәгълүматлар буенча, янгын чыгуга электр җылыткычы сәбәпче булган.

 

Фото:МЧС по РБ

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас в