+10 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
18 сентябрь , 09:25

Балалар ятим калды...

Салават районындагы авария дүрт гаиләне авыр кайгыга салды.

Балалар ятим калды...
Балалар ятим калды...

17 сентябрь төнендә Салават районындагы трассада коточкыч авария булган. Юл-транспорт фаҗигасендә төнлә дүрт кеше үлгән. Бу хакта Башкортстан буенча ЮХХДИ идарәсе хәбәр итә.

Авария Кропачево - Мәсәгуть – Ачыт автомобиль юлының 49нчы километрында булган. "ВАЗ-2112" руле артындагы водитель борылышта машина белән идарә итә алмаган һәм баганага килеп бәрелгән.

35 яшьлек шофер һәм аның 37, 38, 44 яшьлек өч пассажиры алынган җәрәхәтләрдән авария урынында ук һәлак булганнар.

Һәлак булган өч пассажир да Мәчетле авылында яшәгән. Аларның икесе –  күпбалалы әниләр (дүрт һәм өч бала), өченчесенең –  ике баласы, водительнең бер баласы ятим калган.

Автомобиль йөртүче Ахун авылында яшәгән, автосервиста эшләгән.

 

Фото: ЮХХДИ матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в