+15 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
19 сентябрь 2022, 20:00

Баланың елавы җен ачуын чыгарган...

Мондый әтиләрне ник сайлыйсыз, әниләр?

Баланың елавы җен ачуын чыгарган...
Баланың елавы җен ачуын чыгарган...

Иркутск өлкәсендә 22 яшьлек ир яшь ярымлык баланы бәреп үтергән. Бу хакта “Известия" басмасы хәбәр итә.

Тетрәндергеч вакыйга 16 сентябрьдә Куйтун районының Красный Яр авылында булган.

Ир никахсыз гына яшәгән 28 яшьлек хатынның яшь ярымлык улын муеныннан тотып, берничә тапкыр стенага бәргән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, үги әтине рәхимсез  гамәлгә баланың елавы этәргән...

Сабый баш мие җәрәхәтеннән үлгән.

Гаиләдә тагын өч бала тәрбияләнә. Күп балалы гаилә опека органнарында исәптә тормый. Ир беркайда да эшләми, аңа “акыл зәгыйфлеге” диагнозы куелган.

Кеше үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган. Бала үтерүдә шикләнелүче ирне кулга алганнар. Тикшерү бара.

 

Фото: iz.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в