+14 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
20 сентябрь , 08:30

Яшь ярымлык бала 6 метрлы торбага төшеп киткән...

Бу хәл кичен республика авылларының берсендә булган.

Башкортстанда яшь ярымлык бала 6 метр тирәнлектәге торбага төшеп киткән.

Вакыйга 19 сентябрь кичендә Күгәрчен районының 1нче Төпсән авылында булган, дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Бала диаметры – 30 сантиметр, тирәнлеге 6 метр булган торбага төшеп киткән һәм аның уртасында кысылып калган, бу вакытта ул аңында булган.

Урынга оператив рәвештә 84 янгын-коткару частеннән, шулай ук Кумертау шәһәреннән Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары килгән. Уртак тырышлык белән алар баланы торбадан чыгара алганнар. Моның өчен коткаручыларга ике сәгать чамасы вакыт кирәк булган.

"Малайны табиблар тикшерә", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Кечкенә балаларга һәрвакыт күз-колак булырга тырышыгыз, хәвефле урыннарны киртәләп куегыз, әти-әниләр. 

 

Фото: МЧС

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в