+10 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
21 сентябрь , 17:10

Тырнак лагын бетерә торган сыеклык эчкән...

Ачык флаконның бер яшьлек сабый кулына эләгүен өйдәгеләр сизми калган.

Тырнак лагын бетерә торган сыеклык эчкән...
Тырнак лагын бетерә торган сыеклык эчкән...

Ырынбур өлкәсендә полиция бер яшьлек баланың агулану очрагы буенча тикшерү үткәрә. Бала тырнактагы лакны бетерә торган сыеклык эчкән. Бу хакта “Известия” басмасы хәбәр итә.

Вакыйга өлкәнең Куандык шәһәрендә булган. Хокук саклау органнары мәгълүматлары буенча, 38 яшьлек хатын бүлмәдә ацетонлы сыеклык салынган савытның капкачын ябарга онтыткан. Өлкәннәр күрми калган, бу вакытта бер яшьлек сабый флаконны кулына алган һәм эчендәге сыеклыкны эчеп караган.

Сабыйны ашыгыч ярдәм табиблары дәваханәгә алып киткән, аның хәлен тотрыклы дип бәялиләр.

Кечкенә балалары булган әти-әниләргә химик, бизәнгеч, чистарткыч чараларны, шулай ук даруларны, очлы һәм вак предметларны читкәрәк алып куярга кирәк. Игътибарлы, сак булыгыз.

 

Фото: orengrad.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в