+10 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
21 сентябрь , 16:50

Яшь ярымлык сабый 6 метрлык торбага төшкән иде...

Баланы санитар авиация белән Республика балалар клиник дәваханәсенә китерделәр.

Яшь ярымлык сабый 6 метрлык торбага төшкән иде...
Яшь ярымлык сабый 6 метрлык торбага төшкән иде...

19 сентябрь кичендә Күгәрчен районының 1нче Төпсән авылында яшь ярымлык бала белән бәхетсезлек очрагы булган иде. Бала диаметры – 30 сантиметр, тирәнлеге 6 метр булган торбага төшеп киткән һәм аның уртасында кысылып калган, бу вакытта ул аңында булган.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, малайны коткару өчен урынга оператив рәвештә 84 янгын-коткару частеннән, шулай ук Кумертау шәһәреннән Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары килгән. Уртак тырышлык белән алар баланы торбадан чыгара алганнар. Моның өчен коткаручыларга ике сәгать чамасы вакыт кирәк булган.

Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, пациент вакытында Морак үзәк район дәваханәсенең реанимация бүлегенә китерелгән, анда аны белгечләр бригадасы көтеп торган.

“Морак дәваханәсе белгечләренең көйле һәм оператив эше, шулай ук кирәкле дәвалау-диагностика чараларын уздыру нәтиҗәсендә, кечкенә пациентның хәле стабильләштерелде, — дип хәбәр иттеләр ведомствода. — Кичә, 20 сентябрьдә, бала реанимобильдә Республика балалар клиник дәваханәсенә санитар авиация бригадасы тарафыннан эвакуацияләнде".

 

Фото: МЧС по РБ

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас в