+14 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
22 сентябрь , 14:25

Әти-әниләргә 24 көнлек өстәмә “отпуск” бирмәкчеләр

Ул кемнәргә кагыла?

Әти-әниләргә 24 көнлек өстәмә “отпуск” бирмәкчеләр
Әти-әниләргә 24 көнлек өстәмә “отпуск” бирмәкчеләр

Дәүләт думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты инвалид балаларның ата-аналарына өстәмә ял көннәрен 24 көн рәттән файдалану хокукы турындагы закон проектын беренче укылышта хуплады. Мондый башлангыч “Бердәм Русия” партиясе депутатлары тарафыннан тәкъдим ителде.

Хәзерге вакытта Хезмәт кодексы инвалид балаларны карау өчен ай саен 4 өстәмә ял көне бирә. Үзгәрешләр кертелгән очракта, мондый ата-аналарга өстәмә ял көннәрен туплап (24 көнгә кадәр), тагын бер “отпуск”  рәвешендә кулланырга рөхсәт ителәчәк.

Бу бер ел эчендә бер тапкыр эшләнергә мөмкин. "Аванс" белән ял итәргә ярамый, шулай ук файдаланылмаган ял көннәрен бер елдан икенчесенә күчерү дә каралмаган. Калган 24 ял көнен гадәти режимда кулланырга кирәк булачак.

Мондый отпусклар бирү эш бирүче белән килешенә. Русия Хөкүмәте мондый килешү тәртибен билгеләргә тиеш. Төзәтмәләр кабул ителгән очракта, закон киләсе ел башыннан үз көченә керә алачак.

 

Фото:dislife.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в