+14 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
22 сентябрь , 20:35

Әтиләре 3 миллион акча откан

“Беренче чиратта балаларның теләкләрен тормышка ашырам”, — ди биш бала әтисе.

Әтиләре 3 миллион акча откан
Әтиләре 3 миллион акча откан

Башкортстанда яшәүче ир ике тиражга дәүләт лотореясы билетын сатып алып, 3 миллион сум акча откан, киләсе уенда янә 100 сум откан. Катнашучы сүзләренчә, ул бер көнне лотерея миллионеры булачагын күңеле белән сизеп йөргән. Хатынының  хуплавы ирне җиңүгә тагын да дәртләндергән.

"Минем махсус тактика юк, мин очраклы саннарны билгелим. Бу билетны хатыным белән шулай ук сайладык. Иртән хатыным телефонда акча отуыбыз турында хәбәр күрде. Беркемне дә уятмаска тырышып, ул уен нәтиҗәләрен карау өчен „Столото“ кушымтасын ачты. Бер минуттан соң бөтен гаилә торып баскан иде инде ", — ди ул елмаеп.

Ир күп балалы гаиләдә үскән һәм яшьтән үк үзе дә ныклы гаилә булдырырга хыялланды. Хәзер ул биш баланың бәхетле атасы. Быел язны ул республиканың иҗтимагый бүләген — «Әти батырлыгын» алу өчен номинант булды.

«Без хатыным белән балаларыбыз өчен бик горурланабыз һәм аларга тиешле тәрбия бирергә тырышабыз. Өлкән кызыбыз техникумны кызыл дипломга тәмамлады, волонтерлык белән шөгыльләнә һәм еш кына студентлар конкурсларында призлы урыннар яулый. Өлкән улыбыз физик культура буенча ирешкән уңышлары өчен Ю.А. Гагарин исемендәге Кубок олимпиадасының истәлекле медале белән билгеләнде. Кечерәк балаларыбыз да үз башлангычларында уңышларга ирешергә омтылалар", — дип горурланып сөйли яңа гына миллионер булган әти.

Һөнәре буенча ул— товаровед-экспедитор. Хәзер ул үзен тулысынча балалар тәрбияләүгә багышлый. Гаиләсе белән киңәшләшкәч, тираж герое акчаны ничек кулланырга карар иткән.

“Беренче чиратта балаларның теләкләрен тормышка ашырам: аларга үзләре теләгәнне сатып алам. Шулай ук без күптән йорт төзибез, шунда күченергә телибез. Откан акчаларга андагы эшләрне тәмамлыйбыз һәм яңа гаилә автомобиле сатып алачакбыз", - дип белдерә җиңүче.

 

 

Фото: catherineasquithgallery.com

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас в