+14 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
23 сентябрь , 15:30

Балаларын ташлап киткән...

Сабыйларын хәмергә алыштырган кешене ана дип буламы?!

Караидел районара суды опека һәм попечительлек бүлегенең 33 яшьлек хатынны ата-ана хокукыннан мәхрүм итү турындагы дәгъвасы буенча гражданлык эшен карады.

Суд мәгълүматлары буенча, ике балигъ булмаган баласы булган хатын аларны тәрбияләүдән һәм карап тотудан кача, әхлаксыз, күчмә тормыш алып бара, спиртлы эчемлекләрдән явызларча файдалана, беркайда да эшләми. Даими яшәү урыны булмау сәбәпле, ул балаларын социаль приютка урнаштырган һәм аларны тәрбияләүдән читләшкән. Аларны кире кайтарырга тырышып та карамаган, өч айдан артык балаларының язмышы белән кызыксынмаган, приютка бер тапкыр да килмәгән.

Нәтиҗәдә, суд дәгъвачы таләпләрен канәгатьләндергән.

 

Фото:pdobro.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в