+10 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
23 сентябрь , 11:40

Машинада ике яшьлек бала да булган...

Балаларны автомобиль креслоларына утыртырга, хәвефсезлек каешларын каптырырга онытмагыз.

Машинада ике яшьлек бала да булган...
Машинада ике яшьлек бала да булган...

22 сентябрь иртәсендә Уфада Chery S18D автомобиле белән идарә итүче 1972 елгы водитель, Российская урамыннан Тюлькин бульварына борылыш ясаганда, каршы юнәлештә килүче “Лада Гранта” автомобиле белән бәрелешкән.

Аварияд “Лада Гранта” автомобиле пассажиры – 2020 елда туган бала баш җәрәхәтләре белән дәваханәгә китерелгән, машина водителе дә дәваханәгә мөрәҗәгать иткән. Ярдәм күрсәтелгәннән соң, аларны өйләренә кайтарып җибәргәннәр.

Юл-транспорт вакыйгасы буенча административ тикшерү бара.

Юлларда игътибарлы, сак булыгыз. Балаларны автомобиль креслоларына утыртырга, хәвефсезлек каешларын каптырырга онытмагыз.

 

Фото:УГИБДД по Уфе

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в