+17 °С
Болытлы
Кичә, 24 сентябрьдә, Уфаның Совет районындагы биш катлы йортның 3нче кат тәрәзәсеннән ике яшьлек кыз егылып төшкән. Бу хакта шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Бәхетсезлек очрагы Баргузин урамындагы 19/1 адресы буенча булган.
Сабыйның тәрәзәдән егылып төшүен үз әтисе күреп калган. Ир бу вакытта урамда булган, өлкән улы белән йорт янында йөргән. Ул ашыгыч хезмәтләргә шалтыраткан.
Кызчык өйдә әнисе белән булган. Бәхеткә, сабый исән. Әлеге вакытта дәваханәдә, табиблар күзәтүендә. Вакыйганың сәбәпләре ачыклана.
Фото: newizv.ru