+24 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
26 сентябрь 2022, 11:30

Өч баланы дәваханәгә алып киткәннәр...

Күпбалалы гаилә саунада бәлагә тарыган...

Өч баланы дәваханәгә алып киткәннәр...
Өч баланы дәваханәгә алып киткәннәр...

Уфада 24еннән 25 сентябрьгә каршы төндә өч балага ашыгыч медицина ярдәме кирәк булган. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Бу кичтә 12 һәм 8 яшьлек ике малай, 11 яшьлек кыз әти-әнисе белән Орджоникидзе районындагы Севастопольская урамындагы саунада ял иткәннәр.

"Бассейнда коенган вакытта балалар үзләрен начар хис итә башлаган: аларның күңелләре болгана, аннары коса башлаганнар. Бертуганнарның өчесен дә ашыгыч рәвештә 17нче дәваханәгә озатканнар. Табиблар балаларны караганнан соң, хлор парлары белән кискен агулану диагнозы куйган. Аларга кирәкле медицина ярдәме күрсәтелгән һәм әти-әниләре белән өйләренә кайтарып җибәргәннәр”, - дип хәбәр итә чыганак.

Әлеге хәлнең сәбәпләрен хокук сакчылары тикшерә.

 

Фото:vgoroden.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: